9 нчы апрель көнне спорт мәктәбе Кубогына 1998 һәм кечкенәрәк егетләр арасында волейбол буенча спорт мәктәбе беренчелеге үтте. Бәйгедә 6 команда 60 спортчы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча,
I урынга – Михайловка мәктәбе,
II урынга – Күбәк мәктәбе,
III урынга - Яңа Усы мәктәбе командалары лаек булды.
Күчмә Кубок Михайловка мәктәбе командасына тапшырылды. Җиңүче командалар грамота белән буләкләнделәр. Тренер- Кашапов И.Р.