Сәләтле укучыларның һәм укытучыларның III төбәкара “Елабужский Парнас” дигән конференциясе узды

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

8 нче апрель көнне Алабуга шәһәренең 9 нчы мәктәбендә КФУның Алабуга филилалы сәләтле укучыларның һәм укытучыларның III төбәкара “Елабужский Парнас” дигән конференциясе узды. Әлеге конференциядә безнең районнан 12 укучы катнашты. Шуларның иң активы гимназия укучылары булды.

1 нче урыннарны төрле номинацияләрдә Мөслим гимназиясенең 4, 8 нче сыйныф укучылары Алсу Шәрифуллина, Айгөл Фәхертдинова (җитәкчеләре А.Р.Гомәрова, Ч.А.Хәйруллина), 2 нче урыннарда шулай Мөслим гимназиясеннән 4, 5 нче сыйныф укучылары Илназ Харисов һәм Рената Харитонова (җитәкчеләре Г.Ф.Исмәгыйлова, Ч.А.Хәйруллина), Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Айнур Деникаев (җитәкчесе Л.Н.Вахитова), 3 нче урынны исә  Мөслим гимназиясенең 4, 8 нче сыйныф укучылары Алия Солтанова, Булат Әхмәтҗанов (җитәкчеләре Г.Ф.Исмәгыйлова, Ч.А.Хәйруллина) яуладылар. Мөслим гимназиясенннән Айсылу Авзалова,  Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Данил Мәүлиев, Зилә Биккинина катнашучы сертификатлары алдылар.

Катнашучыларны әзерләгән барлык укытучыларга шулай ук дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International