8 апрель көнне " Мөслим туган як музеенда" Мөслим гимназиясе укучылары өчен " Безнең якташлар - геройлар" дип исемләнгән музей дәресе үткәрелде. Музейга килгән 62 укучыга фәнни хезмәткәр Р. И. Тимкин Мөслим төбәгеннән чыккан Советлар Союзы Геройлары турында киң мәгълүмат бирде.