" Миләшкәй" балалар бакчасының 25 нәние 7 апрель көнне " Мөслим туган як музеенда" булдылар. Алар өчен махсус экскурсия оештырылды, татар халкының көнкүреше һәм Г. Тукай иҗаты белән таныштылар, үзләре дә Г. Тукайның шигырьләрен сөйләделәр.
15-17 май көннәрендә «Яшьлек» спорт залында Татарстан Республикасы авыл районнары арасында ТР Волейбол федерациясе президенты Кубогына волейбол буенча ярышлар узды.