Китап сөючеләр конференциясе.

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе
Мәлләтамак авыл китапханәсендә башлангыч класс укучылары катнашында Халыкара китап көненэ багышланган китап сөючеләр конференциясе үтте. Презентация ярдәмендә балалар китапның барлыкка килүе, беренче китапханә, беренче басма китап, китапны бастыру ысуллары, китапның төзелеш элементлары белән таныштылар. "Ни өчен китап-кешенең якын дусты?" соравына җавап эзләгәннән соң, балалар укыган китапларын тәкъдим иттеләр. Өй эше итеп, китап кыстыргычы ясау бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International