#ЧистаМослим хэштегы белән фотоконкурска старт бирелде

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

1нче апрельдән 31нче майга кадәр санитар чисталык буенча  районда  икеайлык башланып китте. Мөслимлеләрне шуны чисталык икеайлыгында һәм фотоконкурста актив катнашырга  чакырып калабыз!

Конкурсның төп шартлары: 1 апрельдән 31 нче майга кадәр фотоны #ЧистаМослим хэштегы белән социаль челтәргә кертергә кирәк (ВК, Инстаграмм һ.б. ), әлеге фотоны кыскача тасвирларга (коллектив яки гаилә , фото кайсы җирлектән нинди территория чистартыла), оригинальлек, масштаб, иң күп лайклар җыю. Конкурста катнашу яше чикләнмәгән. Конкурска нәтиҗә июнь аенда ясалачак. Җинүчеләргә район Башкарма комитетының Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр  тапшырылачак!

Чисталык икеайлыкта һәм фотоконкурста актив катнашыйк!

Яшәгән җиребезне чиста тоту – һәрберебезнең  эше!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International