Балаларга юл хәләкәтләре куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү һәм юл транспорт хәләкәтен профилактикалау максатыннан конкурс үткәрелде

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Мәктәпкәчә яштәге белем бирү учрежденияләрендә балаларга юл хәләкәтләре куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү һәм юл транспорт хәләкәтен профилактикалау максатыннан “Балалар бакчаларында балаларга юл йөрү кагыйдәләре, билгеләрен өйрәтү һәм ата-аналар арасында юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрүне пропагандалау”  номинациясендә балалар бакчалары арасында район күләм конкурс үтте. Конкурста 29  мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учрежденияләре катнашып, 20 балалар бакчасы арасыннан, 28 тәрбияче районкүләм чыгыш ясады.

Конкурс нәтиҗәләре буенча:
ММББУ Мөслим “Миләшкәй” балалар бакчасы төсле МФУ белән,
ММББУ Вәрәшбаш “Аккош” балалар бакчасы төсле принтер белән,
ММББУ Мөслим “Ләйсән” балалар бакчасы фотоаппарат белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International