"Мөслим даһилары" - Финал!

2016 елның 2 апреле, шимбә

Кичә Мөслим районы “Мизгел” яшьләр үзәгендә эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль - күңел ачу уеннарының көтеп алынган финалы узды. Акыл бәйгесендә көч алышырга 3 ярымфиналда җиңү яулаган мәгариф идарәсендә эшләүче яшь диреторларның "Комета", мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “ЦВР”, Вәрәш-Баш  авылы мәктәбе укытучыларының “Укымышлы ябалаклар" командалары килде.  Район Советының аппарат җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов яшьләрнед интеллектуаль потенциалын югары бәяләде, ә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рушат Солтанов бу уеннарны алга таба да дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады.  Җанатарлар болай да күңелле бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Барлык сынаулар буенча яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильшат Римасович Яббаров җитәкчелегендәге компетентлы жюри шундый нәтиҗә чыгарды: матур уен һәм 23 балл ияләре "Комета" командасы  3 урынны яулады, алтын урталыкта 25 балл җыеп "Укымышлы ябалаклар". 33 балл ияләре һәм “Мөслим даһилары” исеменә "ЦВР" командасы лаек дип табылды! Җиңүчеләр Дипломнар һәм "Дуслар - клаб" кафесында куллану өчен 1500, 2000 һәм 2500 сумлык сертификатлар белән бүләкләнде. Финалистларны шушы көннәрдә тарихи ядъкәр – Болгар шәһәренә экскурсия да көтә!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International