“Канатлы дускайларым”

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Яңа Усы авылы китапханәсендә Халыкара кошлар көне уңаеннан “Канатлы дускайларым” дип исемләнгән викторина үтте. Китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче иң элек укучылар белән кошлар турында әңгәмә корды. Кошларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлатты. Соңыннан укучылар “Кышлаучы кошлар”, “Күчмә кошлар” командаларына аерылып көч сынаштылар. Укучыларда туган як табигатенә карата мәхәббәт тәрбияләнде, экологик тәрбия бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International