Ел тәрбиячесе – 2016

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

30 нчы март көнне Азнакай  поселогының  “Тамчыкай” балалар бакчасында  республикакүләм  “Ел тәрбиячесе – 2016”  смотр-конкурсының зона туры үтте. Анда Мөслим, Азнакай, Ютазы, Сарман, Актаныш, Баулы районнарыннан “Ел тәрбиячесе – 2016” смотр-конкурсының муниципаль турында  призлы урыннар алган мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләрдә эшләүче педагоглар көч сынаштылар.

    Мөслим районыннан “Күбәләк” балалар бакчасы тәрбиячесе Мазитова Айгөл Наил кызы, Мөслим  авылы “Карлыгач” балалар бакчасы тәрбиячесе Фәрхетдинова  Гөлнар Валериянт кызы  катнаштылар. Педагоглар бәйге барышында үзләренең эш юнәлешләре буенча бердәм аралашу эшчәнлеге күрсәттеләр, үз эшчәнлекләре буенча видеопрезентация ясадылар. Районыбыз тәрбиячеләренең чыгышлары жюри әгъзалары тарафыннан уңай кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International