Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбендә укыту кабинетларының смотр-конкурсы үтте. hәр кабинетның еллык эш планнары, класстан тыш эшләр күләме, методик фондның даими баетылып торуы, кабинетларның бизәлеше тикшерелде. Конкурс барышында мәктәптәге кабинетларның чиста, якты, заманча җиhазландырылган, укучыларга белем алу өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган булуы ачыкланды. Йомгак ясап, иң яхшы кабинетларны билгеләдек. Менә алар: Рәмзия Батырова, Азия Заhидуллина, Гөлназ Йосыпова, Мөршидә Әхмәтҗанова, Дилбәр Салихҗанова, Филүзә Шәрипова, Гөлназ Талипова, Әлфинур Гилметдинова кабинетлары. Аларга дипломнар тапшырылды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International