Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 30 марты, чәршәмбе
29 март көнне Мамадыш шәhәрендә «Нократ дулкыннары» исемле республикакүләм фольклор конкурс үтте. Сәнгать мәктәбе укучысы Динар Гыйздәтов, «халык уен кораллары» номинациясендә республиканың төрле районнарыннан килгән курайчылар белән көч сынашып, 1 урын алды. Мамадышның төп сәхнәсендә 250 дән артык катнашучының иң яхшылары катнашында узган кичке гала-концертта да чыгыш ясап, кубок hәм диплом белән бүләкләнде. Динарның укытучысы Радик Газизов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International