“Мөслим туган як музее” үзенең порталында Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап кулдан ясалган эшләнмәләргә конкурс игълан итте. 29 март көнне беренче эшебезне Үрәзмәт авылыннан кабул итеп алдык. “Тукай әкиятләрендә кунакта” дип исемләнгән, камырдан ясалган бу эшләнмәне 5 яшьлек Шайхуллин Денис Наис улы тәкъдим итте. Конкурс дәвам итә, кул эшләрегезне көтеп калабыз!