Мөслим үзәк китапханәсендә язучы-прозаик һәм драматург, Рафаэль Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова, Ризаэтдин Фәхретдинов, Габдулла Тукай исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Халык язучысы Фоат Миңлеәхмәт улы Садриевка 75 яшь тулу уңаеннан "Мин бәхетле синдә,Мөслимем!" дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Кичәнең кунаклары "Картаймагыз әле, ветераннар" клубы әгъзаләре, китапханәдә эшләп чыккан хезмәткәрләр, шагыйрә, китапханә мөдире Лилия Садриева язучыга изге теләкләрен җиткерделәр, кызыклы истәлекләр белән уртаклаштылар.