Мөслим районы “Мизгел” яшьләзр үзәгендә «Кадрлар резервы» Республика проекты кысаларында «Мин Тукайны Яратам» ижат бәйге-фестивале үзды.
Конкурс 3 турда уздырылды:
1 тур- 29 февраль – 15 март көннәрендә интернет аша балаларның шигырь, җыр, рәсем иҗатын оештыру комитетына #МинТукайныЯратам хэштегы аша юллау.
2 тур- иң яхшы дип табылган чыгышлар һәм рәсемнәр 2016 ның 18 мартында «Мин Тукайны яратам» иҗат бәйгесе фестивалендә катнашу хокукына ия булалар.
3 тур- Тукай әкиятләрендә һәм шигырьләрендә сурәтләнгән персонажларны чагылдырган маскалар парады. Мөслим гимназиясе, Мөслим лицее, Мөслим гомуми урта белем бирү мәктәпләре катнашында.
Шигырь сөйләү, җырлаү яисә рәсем ясый белү сәләтенә ия 350дән артык .
7 яшьтән 18 яшькәчә балалар иҗаты бәяләнде.
Габдулла Тукай:
1. Шигырен ин оста сөйләүче.
2. Шигыренә җыр башкаручы.
3. Әсәрләренә рәсем ясаучы.
4. Иң уңышлы маска- костюм номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнде.
Җинүчеләргә «Кадрлар резервы» Республика проектының дипломы һәм җинүче кубогы тапшырылды.
Иҗади бәйге-фестивальның оештыручы координаторы- Ринат Таһир улы Исламов.