Мәлләтамак авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, "Нәүрүз" бәйрәме үтте. Балалар һәм килгән кунаклар бәйрәм тарихы, аны үткәрү йоласы белән таныштылар. Нәүрүз ул - яңа көн, Яңа ел дигәнне аңлата. Яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Балаларга төрле кызыклы уеннар, күмәк бию оештырылды, җырлар җырланды. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай ярыштырылды, Нәүрүзбикә балаларга тәмле күчтәнәчләр өләште.