Агымдагы елның 1 мартыннан 14 мартка кадәр район мәктәпләрендә “Без – мөслимлеләр!” дигән баш астында “Брейн-ринг” интеллектуаль уеннары булып үтте. Бәйге тематикасында, кызыл җеп булып, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә багышланган сораулар-биремнәр тупланган иде. Район, төбәкне үстерүгә зур өлеш кертүче шәхесләр, якташ язучылар, шагыйрьләр, җирлегебез тарихы, табигатькә кагылышлы кызыклы сораулар укучылар тарафыннан шактый гына өйрәнелә икәнлеге аңлашылды.
Узган чарага нәтиҗә ясап, 13 урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләре “Брейн-ринг” уенына язмача отчет тапшырды.