Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 20 марты, якшәмбе

19 нчы март көнне Мөслим сәнгать мәктәбе Тукай районыннан килгән кунакларны үзендә кабул итте. Тукай районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Җаббарова Алсу Арслангали кызы җитәкчелегендәге Теләнче Тамак һәм Калмия авылы укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре мәктәбебезне карап, үзләренең соклануларын җиткерделәр. Укучылар педагогларның кул эшләрен карап, Хафизова Г.В. дәресендә булдылар. “Мөслим искиткеч гүзәл район, белем һәм әхлакый яктан үсеш алу өчен сәнгать мәктәбе бөтен таләпләргә дә туры килә”- диде Алсу Арслангали кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International