Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 20 марты, якшәмбе
19 март көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында балалар һәм яшүсмерләр һәвәскәр театрлар һәм курчак театрларының “Иделкәем” республикакүләм смотр бәйгесенең зона туры үтте. Бәйгедә Минзәлә, Тукай, Актаныш һәм Сарман районнары театрлары белән беррәттән, Мөслим сәнгать мәктәбенең Ильмира Гәрәева һәм Ләйсән Замалова җитәкчелегендәге “Маҗара” балалар театры тамашачыларга Илгиз Зәйниевның “Ак чәчәкләр иле” спектаклен тәкъдим итте. Балаларыбызның чыгышын жюри комиссиясе бик югары бәяләде. Алар ноябрь аенда Казан шәһәрендә узачак республика турына чакыру алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International