18 март көнне үзәк китапханәдә полиция хезмәткәрләре өчен татар халкының күренекле улы, бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Халкым исән чакта яшәр Тукай" дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды.