"Мөслим даһилары" - 2 ярымфинал!

2016 елның 19 марты, шимбә

Кичә "Мизгел" яшьләр үзәге эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль - күңел ачу уеннарының 2 полуфиналы узды. Акыл бәйгесендә көч алышырга Вәрәш - Баш мәктәбеннән "Укымышлы ябалаклар", район мәдәният йортыннан "Зифа Басыйрова оныклар" һәм Иске Карамалы авыл җирлегенең "Әшәке малайлар һәм кызыл калфак" командалары килде.  Барлык сынаулар буенча яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильшат Римасович Яббаров җитәкчелегендәге компитентлы жюри шундый нәтиҗә чыгарды: матур уен һәм 19 балл ияләре "Әшәке малайлар һәм кызыл калфак" командасы  3 урынны яулады, алтын урталыкта 20 балл җыеп "Зифа Басыйрова оныклар". 24 балл ияләре һәм Финалда көч алышу хокукына "Укымышлы ябалаклар" командасы лаек дип табылды! Җиңүчеләр Дипломнар һәм "Дуслар - клаб" кафесында куллану өчен сертификатлар белән бүләкләнде. Алда әле тагын 1 ярымфинал уены көтә, оешмалар, катнашырга заявка җибәрергә әле соң түгел! 24612,89375992188, garaeva.elvira@tatar.ru - контактлары сезнең өчен!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International