Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 18 марты, җомга
18 март көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең «Рухият» фонды оештырган «Сандугач сайрар илем» исемле XIХ регионара балачак фестивалендә катнаштылар. Ольга Нуруллина җитәкчелегендәге «Мөслим бизәкләре» hәм “Асса” бию ансамбльләре I дәрәжә лауреат булдылар. Ике группага да акчалата сертификат, Ольга Нуруллинага «Рухият» фондының рәхмәт хаты, hәрбер балага фестиваль бүләкләре тапшырылды. Биючеләребезне бу җиңүләре белән кайнар котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International