Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

11 март көнне 4-6нчы сыйныф укучылары өчен Актанышның “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ында оештырылучы “Без яшь, без сәләтле”исеме астында узган республикакүләм олимпиадада безнең районыбыздан да 15 укучы көч сынашты. Шулар арасыннан бишесе: 4нче сыйныфтан – Бикмурзина Аделина һәм Ханова Гөлия (Мөслим лицее), Шәйхиев Раил (Мөслим гиназиясе); 6нчы сыйныфтан – Фахруллин Булат (Мөслим гимназиясе) һәм Шәмсиева Зилия (Мөслим урта мәктәбе) призлы урыннарга лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International