Яңа Усы авылында китапханәче һәм мәдәният йорты директоры, Авыл җирлеге һәм мәктәп белән берлектә Май чабу бәйрәме үткәрде. Сый-нигъмәтләр белән сыгылып торган өстәл әзерләнде,чәй кайнап торды, коймаклар табада пешеп торды. Күңелле уеннар уйнатылды. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Матур итеп бизәлгән ат бәйрәмне тагын да ямьләп җибәрде. Шул атка утырып халык урам әйләнде. Соңыннан ялкаулар, әрәмтамаклар яз белән бергә атларга тиеш түгел икәнен аңлатучы карачкы яндырылды, матур теләкләр теләнде.