Бүген “Мизгел” яшьләр үзәгендә Мөслим муниципаль районыны Башкарма комитетыны яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең 2015 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2016 елга максатлар буенча отчет җыелышы узды. Узып киткән елга йомгак ясап бүлек җитәкчесе Яббаров Ильшат Римасович чыгыш ясады.
Бүгенге көндә Мөслим районында 7 меңгә якын балалар һәм яшьләр теркәлгән, ул барлык халыкның 35% тәшкил итә. Иң зур группа 4 меңгә якын 14 – 35 яшь диапазоны. Бүлеккә 3 спорт ( Балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе, «Нептун» ййзү бассейны, «Яшьлек» спорт – сәләмәтләндерү комплексы) һәм 2 яшьләр сәясәте учрежденияләре («Мизгел» яшьләр үзәге һәм «Форпост») карый. Мөслим районында даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны - 41,5 %. Ләкин бу саннар әле безне куандырмый, тагын да югарырак күрсәткечләргә омтылырга кирәк – диде И.Р.Яббаров. Яшьләр сәясәте күрсәткечләре буенча район үз төркемендә 1 урынны яулады, Республика күләмендә 7 урын. Бу безнең өчен зур җиңү! Балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе директоры Фазлиев И.М. чыгышында һәр 4нче бала спорт түгәрәкләре һәм сексияләренә йөрүен әйтте. Ярышларда җиңүләр яулау өчен тагын да күбрәк эшләргә кирәклеген ассызыклады. Яшьләр сәясәтен тормышка ашыру буенча «Мизгел» яшьләр үзәге директоры Гараева Э.И. чыгыш ясады.
Район башлыгы Муллин Рамиль Хамзович 2016 елга бүлек алдына бурычлар куйды һәм коллективка яңадан яңа җиңүләр теләде!