Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе
Тукыма кисәкләреннән төрле матур әйберләр — уенчыклар, юрганнар, ковриклар, сумка һәм башка күп нәрсәләр тегәргә була. Мөслим сәнгать мәктәбендәге “Тылсым” остаханәсендәге искиткеч маргариткалар, күз явын алырдай орхидеялар, язгы нарцисслар – болар барысы да Рәмзия Батырова җитәкчелегендә безнең укытучылар көче белән ясала. Бу матур эшләнмәләр белән без "Йолдызлык-2016" район конкурсында чыгыш ясаячак балаларның костюмнарын бизибез. Бу костюмнар белән алар 3 мартта Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында гала-концертта, ә 12 һәм 13 март көннәрендә шушы ук сәхнәдә булачак фестивальнең зона турында Әгерже, Актаныш, Минзәлә районнары белән көч сынашачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International