"Без - мөслимлеләр!"-"Мы -муслюмовцы!"

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Әгерҗе  районы Сакман авылында туган.Аның бөтен хезмәт һәм гомере Мөслим районы белән бәйле.1934 елда Арча педагогия техникумын тәмамлагач, Мөслим районына юллама белән җибәрелә.Ташлыяр җидееллык мәктәбендә директор булып эшли. Аннары район Советы башкарма комитетының бүлек мәдире, рәисе урынбасары вазыйфаларын башкарып, зур тәҗрибә туплый.

1958 елда район үзәгендәге Киров исемендәге колхоз рәисе итеп сайлангач, аның оештыру сәләте тулысынча ачыла.

Ул җитәкләгән хуҗалык 1971 елда Бөтенроссия ярышында җинүче дип табыла. Шул ук елда Мусин Лотфулла Ногман улына СССР Югары Советы указы белән Социалистик Хезмәт герое дигән мактаулы исем бирелә. Ул ике Ленин ордены, “Алтын Йолдыз”медале кавалеры, хөкүмәтнең медальләре иясе.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International