Кичә Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры һәм методистлары методик чыгышларны дәвам иттеләр. Бу юлы алар Тат. Бүләр, Мари Бүләр, Симәк, Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә, Мөслим урта мәктәбендә һәм Мөслим лицеенда булдылар. Алар әлеге мәктәптә эшләп килүче берләшмәләрнең эшчәнлеге белән таныштылар һәм өстәмә белем бирү системасын үстерүгә карата үзләренең фикерләрен белгерттеләр. Методик чыгышлар алга таба да дәвам итәчәк. Барлык сораулар буенча Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була.