17 октябрь көнне Мамадыш муниципаль районында республика мәгариф хезмәткәрләренең өченче җәйге спартакиадасы узды. Ярышларда Мөслим районы мәгариф хезмәткәрләре уңышлы чыгыш ясадылар.
Шәхси беренчелектә ир-егет җитәкчеләр арасында 800 метрга vip-йөгерүдә Мөслим районы мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Демидов икенче урынны яулады. Ату спорты буенча ирләр арасында Әмәкәй урта мәктәбе директоры Илдар Мөбәрәковка тиңнәр булмады: ул пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Районның канат тарту командасы да беренчелеккә иреште. Командада –мәгариф хезмәткәрләре Илнар Сәетгалиев, Илнур Әсәдуллин, Рөстәм Смелов, Айгөл Ризатдинова, Гүзәл Газимова.
Урыннан озынлыкка сикерүдә ирләр арасында Тат.Бүләр мәктәбенең физкультура укытучысы Илдар Солтанов икенче урынга чыкты. Хатын-кызлар арасында кул көрәшендә Айгөл Ризатдинова, азга гына калышып, икенче позицияне яулады.
Мөслим районы мәгариф хезмәткәрләре командасы өченче җәйге спартакиадада икенче урынны алды. Призлы урын алган командабызга ТР мәгариф министры Энгель Фәттахов кулы куелган Мактау грамотасы, Кубок һәм спорт инвентаре алу өчен 300 мең сумлык сертификат тапшырылды.
Барлык спортчыларны район мәгариф идарәсе исеменнән җиңү белән ихлас тәбрик итәбез, киләсе уеннарда уңышлар теләп калабыз. Шулай ук ярышта катнашуда транспорт белән ярдәм иткәннәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәтебезне җиткерәбез.