“Нәфис сүз остасы”

2015 елның 16 октябре, җомга

Яңа Усы авылы китапханәсендә Бөтендөнья шигърият көненә багышланган “Нәфис сүз остасы” дип исемләнгән шигырь конкурсы үтте. Китапханәче иң элек китап укучыларны китап күргәзмәсендәге материаллар белән таныштырды. Аннан соң якташ шагыйрьләребез һәм аларның шигырьләре хәтердә яңартылды. Шулай ук танылган шагыйрьләр һәм аларның шигырьләре турында фикер алышынды. Максатыбыз нәфис сүз остасын билгеләү иде. Китап укучыларыбызга сүз бирелде. Алар берсеннән-берсе матур, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Конкурсның җиңүчесе итеп 8 нче клас укучысы Двоеглазова Кристина билгеләнде, барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шигърияткә карата мәхәббәт тәрбияләнгән булуы, күңелләрдә җылы хисләр уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International