13 нче октябрь көнне мәгариф идарәсе начальнигы Р.Т.Демидов укучылары бердәм дәүләт имтиханнарында югары нәтиҗәләргә ирешкән бер төркем укытучылар белән очрашты. Ул белем сыйфатын күтәрү буенча алга куелган планнар белән таныштырды һәм имтиханнарга әзерлек эшләре буенча конкрет бурычлар куйды. Шулай ук укытучыларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.