Мөслим районында өлкәннәр декадасы башланды

2015 елның 2 октябре, җомга

    Өлкәннәр көне декадасы кысаларында бүген З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында зур бәйрәм чарасы уздырылды.

    Бәйрәмдә муниципаль район Башлыгы Рамиль Муллин, район ветераннар советы рәисе Ильгиз Низамов, узләренең күптән лаеклы ялга чыккан өлкән яшьтәге хезмәткәрләре белән районның оешма-предприятия һәм учреждение җитәкчеләре, үз җирлекләрендә эшләп килгән ветераннар советы рәисләре һәм әгъзәләре белән берлектә авыл җирлеге башлыклары катнаштылар.

    Район Башлыгы бәйрәм уңаеннан үзенең тәбрикләүләрен җиткерде һәм Төйгелде авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Мингазов Равил Тахау улын, Исәнсеф авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Мортазин Мөҗәһидән Мөбарәк улын, Мухан авылы ветераннар Советы рәисе Галиев Фоат Нурлыгаян улын, Метрәй авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе урынбасары Шигаепов Рафаэль Шигәеп улын, Мөслим район үзәгендә гомер итүче Апсатарова Митальда Гардихан кызын район Башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләде.

    Бәйрәм чарасы җыр биюләр белән үрелеп барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International