1 нче октябрь көнне мәгариф идарәсенең актлар залында методистлар Р.Р.Шәрифуллина, Н.Ә.Шәймәрданова җитәкчелегендә районның балалар бакчалары мөдирләре һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелды. Дәвамчанлык кысаларында алдынгы педагоглар үзләренең иң яхшы эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм яшь белгечләргә методик ярдәм күрсәттеләр.