17 август көнне Яңа Усы авылы китапханәчесе балалар бакчасында булып, яңа кайткан китаплардан күргәзмә оештырды. Нәниләр китапларны кызыксынып карадылар, китапханәченең сүзләрен игътибар белән тыңладылар. Соңыннан әкиятләр укып фикер алыштылар.