10 нчы августта Мөслимдә бөтен район масштабында «Физкультурачылар көне” билгеләп утелде. Ярышларда районның оешма-предприятияләреннән һәм авыл җирлекләреннән барлыгы 200 дән артык спортчы катнашты. Бәйрәмне спортчыларның парадыннан соң Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин ачып җибәрде. Ул барлык спорчыларны бәйрәм белән котлады, аеруча уңышлы эшләгән тренерларга Татарстанның Яшьләр белән эшләү һәм спорт министрлыгының һәм Мөслим районының Яшьләр белән һәм спорт бүлегенең рәхмәт хатларын тапшырды. Ә ике тренерга Татарстан республикасының “Физкультура отличныгы” күкрәк билгесе тагылды. Бергәләп “зарядка” ясаганнан соң ярышлар башланды. Физкультурниклар җиңел атлетика буенча эстафетада, футбол ярышында, турник, пляж волейболы һәм шахмат ярышларында катнаштылар. Барлык җиңүчеләрне грамоталар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләделәр.