Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 31 июле, җомга
Районыбызнын «Урман иле» ял итү лагереның чираттагы сменасы сәнгать мәктәбе укытучылары җитәкчеленгендә үтә. Лагерьда мәктәпнең hәр бүлек укытучылары төрле матур чаралар үткәрәләр. 27 июль көнне фортепиано бүлеге укытучысы Филюзә Шәрипова «Могҗизалар кыры» уены үткәрде. 28 июльдә лагерьдагы балар белән тынлы уен кораллары укытучысы Рунар Шәяхмәтов шөгыльләнде. 29 июль көнне жыр бүлеге укытучылары оештырган жырлы- биюле конкурсларда балалар бик теләп катнаштылар. 30 ильдә халык уен кораллары укытучысы Дилбәр Салихҗанова гитара дәресе буенча мастер-класс үткәрде. Балаларга сәнгать юнәлешендәге бу чаралар бик мавыктыргыч hәм файдалы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International