Кичә - "Дус булу серләре".

2015 елның 31 июле, җомга

30 июль - Халыкара дуслык көне. Җәй – каникулга төрле шәхәр һәм авыллардан балалар кайта торган вакыт. Алар кайчак бер-берсен белмиләр дә. Таныштыру, дуслаштыру, күмәк уеннар оештыру йөзеннән Шуганка клубы директоры һәм Шуганка авылы китапханәчесе “Дус булу серләре” исемле чара оештырды. Кичә “Кар йомгагы” исемле танышу уены белән башланып китте. Катнашучыларга изге теләкләрне тормышка ашыруда ярдәм итә торган “Импульс”, “Танып бел” уеннары аеруча ошады. Хәр катнашучы истәлек бүләгенә ия булды. Кичәне әзерләгәндә “Иң күнелле көн” , “Бәйрәм бүген” китаплары файдаланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International