Мөслим районында яшьләр көнен билгеләп үттеләр

2015 елның 27 июле, дүшәмбе

    26 нчы июль көнне «Нурлыгаян» паркында яшьләр көненә багышланган бәйрәм чарасы уздырылды.

    Бәйрәм «Искра» активистлары катнашындагы флешмоб белән башланып китте.

    Мөслимлеләрне һәм килгән кунакларны бәйрәм белән района Башлыгы Рамиль Муллин тәбрикләде һәм 2015 елда иң яхшы мөслим яшьләре вәкилләрен тәбрикләде.

    4 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. «Гаиләм – минем терәк» номинациясендә Радик һәм Эльвира Ахуновлар гаиләсе җиңүче дип табылды. «Яшәтәбез авылны» номинациясендә Алмаз һәм Айзира Сәхипгәрәевлар гаиләсенә тиңнәр булмады. «Киләчәк безнең кулда!» номинациясендә Исламов Ринат Таһир улы җиңүче булды. «Бабайлар эзеннән...» номинациясендә шулай ук, җиңүче дип Хусаинов Әлфис Әлис улы, Солтанов Руслан Марс улы һәм Фатыйхов Илдар Илгизәр улы табылдылар.

    Бәйрәм җырчы һәм юморист Рифат Зарипов, Рамиль Шараповлар чыгышы белән дәвам итте.

    Яшьләр көненә багышланган бәйрәм чарасы фейрверк һәм дискотека белән тәмаланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International