Мәктәп җитәкчеләре киңәшмәсе

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

14 нче июль көнне район администрациясе бинасының актлар залында мәктәп җитәкчеләре киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә каралган төп мәсьәлә 2015 нче елда чыгарылыш сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү нәтиҗәләре булды. Төп чыгышны мәгариф идарәсе начальнигы Л.Х. Бариев ясады. Ул барлык нәтиҗәләрне мәктәпләр, укытучылар, районкүләм, республикакүләм чагыштырып, презентацияләде. Фәннәр буенча анализ белән район методик берләшмә җитәкчеләре чыгыш ясадылар.

Киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Р.Х. Муллин, район башлыгы киңәшчесе Р.И. Кирамов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Р.Җ. Солтанов, аппарат җитәкчесе А.М. Әхмәтҗанов катнаштылар. Муниципаль район башлыгы Р.Х. Муллин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Р.Җ. Солтанов мәктәп җитәкчеләренә белем сыйфатын күтәрү буенча таләпләрен җиткерделәр, киңәшләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International