Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Шуганка авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә авылның ихтирамга лаек гаиләсе Фазуллиннарда булдылар. Актаныш егете Дәхлүл Әтнә кызы Мәсхудәне Казанда сабантуйда күрә. 1973 елның 22 декабрендә яшьләр никахларын законлаштыралар.Гаилә Мөслим районының яңа төзелеп килгән “Шуганка” эре мөгезле терлек симертү хуҗалыгына килеп төпләнә. Дәхлүл зоттехник , Мәсхудә укытучы булып хезмәт куялар. Авылда аларны бик хөрмәткә лаек, ярдәмчел, үрнәк гаилә буларак бәялиләр. Фазуллиннар бер кыз, бер ул үстерәләр, өч оныклары бар. Балалары әти-әниләренә ошап хезмәт сөючән, оста куллы, ачык йөзле; үз нигезләре белән яшәсәләр дә төп йортка еш кайталар, зур эшләрне бергәләп эшлиләр. Без килгәндә уллары Наил мичен дә үзе эретеп- ябештереп әтисе белән мунча эшлиләр иде.Ялынып керәсе дә, кеше эшләгәнен көтеп торасы да юк, бар эшне дә белә куллары. Бакчаларында җиләк – җимеш өлгереп килә, умарталары дистәдән артык, бар җирдә тәртип – төзеклек. Мәсхудә ханымнан Дәхлүл әфәнденең иң уңай сыйфаты нинди, дип сораган идек, “Мәрхәмәтле ул!”, дип җавап бирде. Хуҗабикә дә бар яктан да килгән шул, өздереп гармунда уйнап җибәрә, бик матур җырлый, шигырьләр яза. Менә шундый ныклы, үрнәк гаилә яши Шуганкада. Без аларга озын гомер, сәламәтлек теләдек, шушы көннең символы булган ромашка чәчәкләре бүләк иттек.