Яңгыр яу, яңгыр яу! Без сорыйбыз Ходайдан, Арыштан, бодайдан, Пәрәмәчтән, күмәчтән. Сыераларның сөтләре Аз булмасын, күп булсын, Игеннәрнең башлары Ач булмасын, тук булсын!
Татар халкының йолаларын өйрәнү , кабатлау һәм зур борчуга салган корылык (җирлегебездә 3 июньнән алып бер тамчы яңгыр төшкәне юк )белән көрәш йөзеннән Шуганка авылы китапханәчесе Исламова Илүсә һәм клуб мөдире Сәетгалиева Тәбрия "Яңгыр сорау йоласы" үткәрделәр. Авылның остабикәсе Рәзинә апа Хафизова сүрәләр укыды. Балалар яңгыр, мул уңыш сорап такмаклар әйттеләр, су сибешле уйнадылар. Йоланы әзерләүдә Рәүфә Уразманның "Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре" китабы файдаланылды.