16нчы апрель көнне “Без наркотикларга каршы” проект кысаларында Мөслим урта мәктәбенең 8б класс укучылары “ Яман гадәтләрсез дөнья” исемле акция уздырдылар. Әлеге акция Әлмәт дәүләт драма театраның “Балакаем” спектаклен карауга багышланган иде. Тамаша кылучылар акция барышында “начар гадәтләрдән без баш тартабыз” дип язылган символик чәчәкләр алдылар.