Сугыш чоры баласы мин

2015 елның 17 апреле, җомга

Безнең Түбән Табын урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан хезмәт һәм тыл ветераннары белән даими очрашулар үткәрәләр. Үзебезнең лаеклы ялдагы мөгаллимнәребезне дә онытмыйбыз. Хезмәт ветераннарыбыз белән бәйрәмнәр, кичәләр үткәреп торабыз. Мизхәт Рәшитович  30 ел буена райондагы рәсем һәм сызым укытучыларының җәмәгать методисты була һәм бу фәннәр  укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли. Педагогларның чын укытучысы  була ул. 36 ел педагогик стажы булган Мизхәт абый быел февраль аенда булып үткән район класс җитәкчеләренең семинарында Тормыш дәресе үткәрүдә катнашты. Ул бүген дә сафта. Умарта кортлары асрыйлар, сезонлы чирләр бик борчымаганда, Мизхәт абый рәсемнәр ясый, картиналар иҗат итә. Әле менә тагын Мизхәт абыйны картиналарын күрсәтергә, сугыш чоры еллары турында сөйләргә дип мәктәбебезгә чакырдык. Балаларга ул үзенең киңәшләрен бирде һәм тырышып укырга чакырды. Бүгенге көндә дә ул безнең остазыбыз. Бу очрашуны физика укытучысы Рафаэль Зарипов оештырды.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International