Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Вакыт елгасы ага да ага. 1945 елның 9 маеннан 70 елга якын вакыт үтеп киткән. Күпме генә вакыт үтсә дә, халкыбыз хәтерендә Бөек Ватан сугышы илебез тарихында иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак саклана. 16 апрель көнне Мөслим сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укытучысы Әхмәтҗанова М.М “Сугышта үткән яшьлек...” дигән темага класс сәгате үткәрде. Вокал бүлеге укучысы Алинә Әхмәтҗанова бабасының әтисе Мирзахит Әхмәтҗановның михнәтле сугыш чорына туры килгән яшьлеге, аның батырлыклары турында сөйләде. Балалар соңыннан Мирзаhит бабайның истәлекле фотоларын, анын матур итеп тальян гармунда уйнаган аудио язмаларын тыңладылар. Балалар бик канәгать калдылар, чөнки алар сугыш афәтләрен уз күзләре белән күргән тагын бер Мөслимебебезнең данлыклы улы белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International