Мәгариф һәм фән министрлыгы, республика белем сыйфатын мониторинглау үзәге белгечләре белән берлектә, Минзәлә шәһәрендә бердәм дәүләт имтиханнарын оешкан төстә үткәрү максатыннан зона семинары үткәрә. Семинарда районнан 11 кешелек делегация составында быел БДИны оештыручылар һәм укытучылар катнашалар. Рус теле һәм математика укытучылары “Икелеләрсез БДИ. Югары балл җыючыларны әзерләү” дигән программа буенча укытылачаклар.