Мөслим авылы “Миләшкәй” балалар бакчасында Космонавтика көне уңаеннан күңел ачу кичәсе узды. Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Адиятуллина Г.Г. балаларга “Кеше һәм космос” темасы астында презентация күрсәтеп, һәр слайд буенча кыскача сөйләде. Бәйрәм азагында балалар Т.Мөхәмәтшин сүзләре, Ф.Әхмәтов көенә “Яшь космонаватлар” җырын җырладылар.