Гимназиянең 5-нче сыйныф укучылары Рәхимуллина Г.Н.
җитәкчелегендә Мөслим су чистарту корылмаларына экскурсиягә бардылар. Бу корылмаларның директоры Хафизов Д.Р. яшь кунакларны шатланып каршы алды,
балаларга су чистарту ысуллары турында сөйләде һәм күрсәтте. Укучылар
эшләп торган зур су чистарту бакларын карадылар, микроскоптан безнең
суларны чистартып торучы бактерияләрне күрделәр.