Уку елы дәвамында районыбыз мәктәпләрендә «Балалар – ветераннарга» акциясе кысаларында “Ветеранга бүләк” акциясе үтте. Тимурчылар Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм генә итеп калмыйча аларга үз куллары белән ясаган иҗат җимешләрен бүләк иттеләр. Балалар өлкәннәребезгә үзләренең 70 ел буе тыныч тормышта яшәвебезгә үзләренең чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр. Конкурста катнашкан укучыларның эшләренә 3 яшь категориясендә бәя бирелде. 8 укучы призлы урынга лаек булды, аларга тантаналы рәвештә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.