Бүген Казан шәһәренең “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы уза. Бәйгегә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән барлыгы 622 эш кабул ителгән. Бүләкләү тантанасына исә бары тик 85 укучы гына чакырулы. Безнең районнан 4 укучы катнаша. Нәзилә Сәрвәрова, Илүзә Кашапова (Мөслим гимназиясе), Алия Шәйхетдинова (Тойгелде урта мәктәбе), Алисә Вәҗетдинова (Тат.Бүләр урта мәктәбе). Әлеге укучыларның укытучылары: З.Шәңгәрәева, Э.Тимергалиева, Р.Дәүләтова, Л.Сөнгатуллина. Җиңүче укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны чын күңелдән котлыйбыз.