Район мәктәпләре укучылары катнашындагы Борынгы Болгар шәһәре һәм утрау – шәһәр Свияжск турында республика күләмендә үткәрелүче рәсем конкурсының муниципаль этабына нәтиҗә ясалды. Конкурска катнашу өчен Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә 25 эш тапшырылды. Жюри членнары укучыларның иҗатын 2 номинациядә 3 яшь категориясендә бәяләде. 9 яхшы эш республика этабында катнашу өчен Казанга җибәрелде.